Бөтенроссия космик диктантының йөз җиңүчесе Роскосмостан призлар алачак

2021 елның 9 апреле, җомга

11 апрельдә Мәскәүдә ВДНХда "Космонавтика һәм авиация" үзәге төп мәйданчыгы булачак беренче Бөтенроссия космик диктанты узачак.

Диктант космик белемнәрнең төрле өлкәләренә кагыла торган 30 сораудан тора. Сорауларның катлаулылыгы 12 яшьтән катнашучыларга исәпләнгән. Һәр сорауга җавап бирү өчен 1 минут бирелә. Диктант нәтиҗәләре буенча "Роскосмос" дәүләт корпорациясеннән кыйммәтле призлар алачак 100 җиңүчене сайлаячаклар.

Диктант Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатьтә башлана.

Диктантны үткәрүнең нечкәлекләре һәм мәйданчыклары белән сайтта танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International