Мәктәпләрдә уздырыла торган тикшерү һәм башка диагностика эшләренең санын оптимальләштерү турындагы мәсьәләне карау буенча ведомствоара эшче төркем августка кадәр мәктәпләрдә белемнәр мониторингын үткәрү практикасын анализлый һәм экспертлар, укытучылар һәм ата-аналар бергәлеге фикерен исәпкә алып, гомуми тәкъдимнәр әзерли. Яңа уку елы башланганчы бу тәкъдимнәр барлык төбәкләргә һәм мәктәпләргә җиткерелергә тиеш, дип хәбәр итте Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев эш төркеменең беренче утырышы барышында.
Ул билгеләп үткәнчә, укытучы әзерли торган һәр предмет буенча контроль эшләреннән тыш, мәктәпләрдә муниципаль һәм төбәк эшләре үткәрелә, шулай ук укучыларны бөтенроссия тикшерү эшләренә (ВПР) карата "тарту" практикасы бар, шуның аркасында укытучылар ВПР алдыннан берничә тренировка эше алып баралар.
"Кайбер мәктәпләрдә нәкъ менә бәяләүгә күп сәгать сарыф ителә, бу сәгатьләр яңа темалар өйрәнүгә һәм үтелгән материалны ныгытуга, артта калган укучылар белән эшләүгә сарыф ителергә тиеш иде. Нәтиҗәдә, мондый мәктәпләрдә җаваплылыкны кемгәдер аударулы вәзгыять барлыкка килә: укучылар һәм аларның әти-әниләре билгеле бер предметларны өйрәнгәндә барлыкка килә торган проблемалар белән берүзләре калалар һәм бу проблемаларны мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә мәҗбүр булалар. Бу алай булырга тиеш түгел, һәм нәкъ менә шуңа күрә эшче төркем вәзгыятьне өйрәнү белән шөгыльләнәчәк. Без гомуми тәкъдимнамәләр бирергә тәкъдим итәбез, бу контроль күрсәткечләр артмасын өчен ", - дип белдерде Анзор Музаев.
Ул шулай ук контроль һәм тикшерү эшләре санын һәрьяклап анализларга кирәклеген искәртте: аларны үткәрү мәктәп укучыларын әзерләүнең сыйфатына ничек йогынты ясый, физиология күзлегеннән караганда теге яки бу яшьтә күпме контроль кабул ителә һәм бу йөкләнеш бала сәламәтлегенә, гаиләдә һәм мәктәптә психологик атмосфераганичек йогынты ясарга мөмкин.
Рособрнадзор җитәкчесе шулай ук билгеләп үткәнчә, укытучылар ВПР буларак төрле контроль эшләрен декларацияләгәндә һәм алар белән мәктәп укучыларын һәм ата-аналарны куркытканда төшенчәләр алышына. ВПРга килгәндә, алар, барыннан да элек, укучыларның әзерлек дәрәҗәсен мониторинглау һәм мөмкин булган бушлыкларны ачыклау өчен, шулай ук методик ярдәм күрсәтергә кирәк булган мәктәпләрне билгеләү өчен кирәк.
Укытучылар ВПРны үз эшен бәяләү буларак кабул итәргә һәм аларга артык игътибар бирергә тиеш түгел.
"ВПР нәтиҗәләре, төбәк һәм муниципаль контроле буенча укытучылар аларга курку белән карамасын өчен, җәзага тартулар, премияләрдән мәхрүм итү турындагы карарлар кабул ителергә тиеш түгел", - дип ассызыклады Анзор Музаев.
РФ мәгариф министрлыгының Дәүләт сәясәте һәм гомуми белем өлкәсендә идарә департаменты директоры Евгений Семченко, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә үткәрелә торган контроль эшләр санын минимальләштерергә кирәк, дигән фикер белдерде. Шулай ук, аның сүзләренчә, ВПР уздыру предметларын сайлауны теге яки бу сыйныфта үткәрү алдыннан очраклы рәвештә тормышка ашырырга мөмкин, бу мәктәпләр укучыларны ВПРга әзерләү белән шөгыльләнсен өчен кирәк.
Фикер алышу барышында ВПР уздыруны уку елы дәвамында тигез итеп бүләргә яки аларны көз көне киләсе сыйныфта белем алуга керү мониторингы буларак үткәрергә кирәк дигән тәкъдимнәр әйтелде. Шулай ук эш төркемендә катнашучылар йомгаклау бәяләрен чыгарганда ВПР нәтиҗәләрен ни дәрәҗәдә максатчан куллану турында фикер алыштылар. Мәгариф белән идарә итүнең төбәк органнары җитәкчеләре үз төбәкләрендә контроль эшләр уздыру практикасы һәм укытучылар һәм мәктәп директорларының контроль һәм тикшерү эшләренә карата фикер алышу нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән уртаклаштылар.