РФ вузлары студентлары белем бирү программаларын икенче курстан соң үзгәртә алачак

2021 елның 10 апреле, шимбә

Бу хакта Федераль Җыенга президент юлламаларын гамәлгә ашыру турындагы киңәшмәдә вице-премьер Дмитрий Чернышенко белдерде.

"Хөкүмәт тиешле закон проектын эшләде, ул Дәүләт Думасына кертелде инде, беренче укылышта кабул ителде һәм язгы сессиядә кабул ителәчәк, - дип билгеләде Чернышенко. Димәк, 2021 елның 1 сентябреннән башлап һәр студент югары уку йортының өченче курсыннан үзе өчен башлап уңайлы белем бирү маршрутын сайлаячак".

Моннан тыш, 2021 елның 1 сентябренә кадәр мәгариф һәм фән министрлыгы 500дән артык белем бирү стандартларын яңартачак. Аларда кирәкле заманча компетенцияләр исәпкә алыначак: мәгълүмати технологияләр, ясалма интеллект, югары технологияле сәламәтлек саклау, сәламәтлек саклау технологияләре һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International