Бүген «Ел укытучысы-2021» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында абсолют җиңүченең исеме билгеле булачак

2021 елның 9 апреле, җомга

Татарстанның 152 укытучысы «Ел укытучысы-2021» конкурсында катнашты, ул өч сайлап алу этабыннан торды.

Башта катнашучылар 11 гыйнвардан 15 гыйнварга кадәр узган мәктәп этабында, аннары муниципаль этапта катнаштылар, ул 18 гыйнвардан 22 гыйнварга кадәр барды. Республикада конкурсны оештыру һәм уздыруның аерым үзенчәлекләреннән берсе 12 февральдән 6 мартка кадәр аерым график буенча узган зона этабы булды һәм шулай булып кала да. Төбәк этабы 4 апрельдә башланды һәм бүген тәмамланды.

Исегезгә төшерәбез, конкурс ел саен иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, перспективалы белем бирү идеяләрен һәм тәҗрибәләрен популярлаштыру, шулай ук педагог һөнәренең уңай имиджын булдыру максатында уздырыла.

Конкурсның төбәк этабы Казан шәһәренең ике мәктәбе базасында узды. Яңа Савин районының 179 нчы гимназиясендә катнашучылар “Ел укытучысы” номинациясендә, ә Идел буе районының 83 нче лицеенда “Педагогик дебют” номинациясендә көч сынаштылар. Конкурсантлар ачык дәресләр бирделәр, сыйныф сәгатьләре уздырдылар, үзләренең методик остаханәләрен тәкъдим иттеләр. Сынаулар йомгаклары буенча иң яхшы 15 укытучы  — «Ел укытучысы» номинациясенә һәм ә 10 педагог «Педагогик дебют» номинациясенә сайлап алынды.

9 апрельдә катнашучылар саны иң яхшы ун укытучыга кадәр кимеде: 5се  — “Ел укытучысы” номинациясендә, 5 — “Педагогик дебют” номинациясендә. Алар барысы да финал сынавына  — "Ел укытучысына сорау" матбугат конференциясендә катнашты.

«Ел укытучысы» номинациясендә конкурсның абсолют җиңүчесе 400 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак. Призерларга да шулай ук акчалата бүләкләр тапшырылачак: 2 урын өчен - 100 мең сум һәм 3 урын өчен — 70 мең сум. «Педагогик дебют» номинациясендә җиңүче 200 мең сум, ә призёрлар — 2 һәм 3 урыннар өчен 100 мең һәм 70 мең сум  күләмендә бүләкләнәчәк. Шулай ук ике номинациядә лауреат 50 000 сум алачак.

Кемнең абсолют җиңүче булачагы, бүген, 9 апрельдә билгеле булачак.

«Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсы «Россия-2021 ел тәрбиячесе» бөтенроссия һөнәри конкурсы кысаларында уздырыла.

Аны уздыруның максаты — мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашырган мәгариф оешмаларында эшләүче педагогларның һөнәри һәм шәхси үсеше; талантлы педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның алдынгы тәҗрибәсен тарату, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары, киң фәнни һәм педагогик җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чараларыигътибарын мәктәпкәчә белем бирү проблемаларын хәл итүнең мөһимлегенә җәлеп итү.

«Ел тәрбиячесе-2021» республика конкурсы шулай ук 3 этаптан — муниципаль, зональ һәм финал бәйгесеннән торды, анда иң яхшы 30 педагог катнашты (20 катнашучы - «Ел тәрбиячесе» номинациясендә, 10 катнашучы - «Тәрбия тәрбиячесе» номинациясендә). Финал этабы 2021 елның 5-9 апрелендә узды.

Быел конкурсның зона этабында 132 балалар бакчасы педагогы катнашты, алар арасында — тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре, логопедлар, психологлар һәм физик культура буенча инструкторлар бар иде.

Конкурсның абсолют җиңүчесе  — 100 мең сум алачак, 2 урынга — 70 мең сум һәм 3 урынга — 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган. «Туган телдә тәрбия бирү төркеме тәрбиячесе» номинациясендә җиңүче 35 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак, 2 урынга — 25 мең сум һәм 3 урынга - 15 мең сум каралган. Шулай ук клнкурсның дүрт лауреаты 15әр мең сумга ия булачак булачак.

«Ел тәрбиячесе-2021» конкурсы җиңүчесе Татарстан Республикасын Бөтенроссия конкурсы финалында тәкъдим итәчәк, ул ноябрьдә катнашучысы узган елның җиңүчесе булган РФ субъектында уздырылачак.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының статусын күтәрү, иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен һәм белем бирү эшчәнлеген оештыруда инновацион технологияләрне тарату максатында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2021 елның 11 гыйнварыннан 8 апреленә кадәр «Татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы» Бөтенроссия конкурсы үткәрелде.

12 февральдән 5 мартка кадәр конкурсның зона этабында 53 педагог катнашты. 5 апрельдә 15 муниципаль районнан 20 педагог һәм Пенза, Киров, Төмән, Ульяновск, Самара, Оренбург өлкәләреннән, Башкортостан Республикасыннан, Пермь краеннан, Чуваш Республикасыннан һәм Мордовия Республикасыннан 12 укытучы катнашында конкурсның йомгаклау этабы башланды.

5-6 апрель көннәрендә конкурсның жюри әгъзаларыконкурсантларның дәресләрен һәм класс сәгатьләрен бәяләде. Финалга Татарстан Республикасының 12 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россия Федерациясе субъектларыннан 12 педагог чыкты. 7-8 апрельдә аларга 3 конкурс сынавы узарга кирәк иде - Интернет-ресурс, дәрес, класс сәгате.

Конкурста җиңүчеләр 8 апрельдә — ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, педагоглар, ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре, журналистлар, педагогик югары уку йортлары студентлары һәм мәктәп укучылары катнашында узган “Укытучыга сорау” матбугат конференциясе” конкурс сынавыннан соң билгеле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International