Казанның 122 нче гимназиясе педагогы Мария Голованова – “Ел укытучысы – 2021” җиңүчесе

2021 елның 10 апреле, шимбә

Быел 152 Татарстан укытучысы «Ел укытучысы-2021» конкурсында катнашты, ул өч сайлап алу этабыннан торды. Башта катнашучылар 11 гыйнвардан 15 гыйнварга кадәр узган мәктәп этабында, аннары 18 гыйнвардан 22 гыйнварга кадәр  муниципаль  этапта ярыштылар. Республикада конкурсны оештыру һәм уздыруның аерым үзенчәлекләреннән берсе 12 февральдән 6 мартка кадәр аерым график буенча узган зона этабы булды һәм шулай булып кала да. Төбәк этабы 4 апрельдә башланды һәм бүген тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, конкурс ел саен иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, перспективалы белем бирү идеяләрен һәм тәҗрибәләрен популярлаштыру, шулай ук педагог һөнәренең уңай имиджын булдыру максатларында үткәрелә.

Конкурсның төбәк этабы Казан шәһәренең ике мәктәбе базасында узды. Яңа Савин районының 179 нчы гимназиясендә катнашучылар “Ел укытучысы” номинациясендә, ә Идел буе районының 83 нче лицеенда “Педагогик дебют” номинациясендә көч сынаштылар. Конкурсантлар ачык дәресләр бирделәр, сыйныф сәгатьләре уздырдылар, үзләренең методик остаханәләрен тәкъдим иттеләр. Сынау йомгаклары буенча иң яхшы 15 укытучы «Ел укытучысы» номинациясенә һәм 10 педагог  «Педагогик дебют» номинациясенә сайлап алынды.

9 апрельдә катнашучылар саны унга кадәр кимеде: 5се –  “Ел укытучысы” номинациясендә, 5се – “Педагогик дебют” номинациясендә. Алар барысы да финал сынавында – "Ел укытучысына сорау" матбугат конференциясендә катнашты.

«Россия ел укытучысы-2021» Бөтенроссия конкурсының Татарстан Республикасында төбәк этабында абсолют җиңүче дип Казан шәһәренең Мәскәү районы Ж.А.Зайцев исемендәге 122 нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Голованова Мария Вячеславовна танылды.

2 урын – Альменеев  Александр Генннадьевич, Чаллы шәһәрендә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче  35 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең  җәмгыять белеме укытучысы;

3 урын – Четверкин Алексей Валерьевич, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 119 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы.

Конкурс лауреатлары: Кукмараның 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең музыка укытучысы Сәйфуллина Роза Равил кызы һәм Югары Ослан муниципаль районының Иннополис лицее укытучысы Рәхимов Алишер Рөстәм улы.

«Россия ел укытучысы-2021» Бөтенроссия конкурсының Татарстан Республикасында төбәк этабы номинацияләре булды:

«Укытучы-иҗатчы» – Екатерина Валерьевна Арсентьева, Чистай шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

«Йөрәгемне балаларыма бирәм» – Анна Валерьевна Дрыгина, Казан шәһәре Киров районының 182 нче номерлы рус әдәбияты укытучысы;

«Үз эшенең остасы» – Екатерина Сергеевна Порозова, Лениногорск шәһәренең 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең физика укытучысы;

«Педагогик осталыкк» – Казан шәһәре Мәскәү районының 94 нче гимназиясе физика укытучысы Әюпова  Динара Фәрит кызы;

«Белем сакчысы» – Геннадий Валерьевич Горбунов, Аксубай 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы;

«Педагогик талант» – Яшел Үзән шәһәренең 14 нче лицееның рус әдәбияты укытучысы Марина Анатольевна Җаббарова;

“Иҗади эзләнүчәнлек һәм оригинальлек” – Казан шәһәренең Яңа Савин районы 155 нче гимназиянең җәмгыять белеме укытучысы Эмиль Ирек улы Шәйдуллин;

"Эрудиция һәм ординар булмаган фикерләү өчен" – Елена Александровна Пантелеева, Казан шәһәре Совет районының 159 нчы лицееның математика укытучысы;

“Креатив укытучы” – Чаллы шәһәренең 60 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең физика укытучысы Андрей Петрович Карлин;

«ТНЕ BEST ENGLISH» – Гыймаева Ания Сәлман кызы , Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;

“Кызыксындыру һәм мавыктыра белү” – Лариса Александровна Иванова, Зәйнең 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле укытучысы.

«Россия ел укытучысы-2021» Бөтенроссия конкурсының Татарстан Республикасы төбәк этабында «Педагогик дебют» номинациясендә Лебедев Виталий Сергеевич, Казан шәһәренең Вахитов районы инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 18 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы җиңүче булып танылды.

2 урын – Скрипачева Юлия Валерьевна, Казан шәһәренең Яңа Савин районы А.В.Козин исемендәге 7 нче гимназиянең математика укытучысы.

3 урын – Клюева Мария Евгеньевна, Чаллы шәһәре 35 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлары укытучысы.

«Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының Татарстан Республикасында төбәк этабы лауреатлары булып Казан шәһәренең Идел буе районындагы 19 нчы гимназиянең физика укытучысы Фәсфиев Булат Рәшит улы һәм Алабуга шәһәренең 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы Хабибуллина Альбина Альберт кызы танылды.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

«Укытучы-иҗатчы» – Лениногорск шәһәренең 1 нче гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Надежда Андреевна Мельникова;

“Йөрәгемне балаларга бирәм” – Садыйкова Зилә Илсур кызы, Югары Ослан муниципаль районының “Иннополис” мәктәбенең испан теле укытучысы;

«Педагогик табыш һәм иҗат» – Мамадыш шәһәре 2 нче лицейның инглиз теле укытучысы Фәрхуллина Гөлүсә Илшат кызы;

«Педагогиканың киләчәге» – Полина Олеговна Сахарова, Казан шәһәренең Яңа Савин районы 179 нчы гимназиясенең информатика укытучысы;

“Педагогик осталык” – Хәлимова  Изалия Изаил кызы, Актаныш муниципаль районының сәләтле балалары өчен гуманитар гимназия-интернат рус әдәбияты укытучысы.

«Ел укытучысы» номинациясендә иң яхшы һөнәр исеменә конкурста абсолют җиңүче 400 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак. Призерларга да шулай ук акчалата бүләкләүләр тапшырылачак: 2 урын өчен – 100 мең сум һәм 3 урын өчен – 70 мең сум. «Педагогик дебют» номинациясендә җиңүче – 200 мең сум, ә призёрлар – 100 мең һәм 70 мең сум, 2 һәм 3 урыннар өчен бүләкләнәчәк. Шулай ук 50 000әр сумны ике номинациядә лауреат алачак.

«Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсы

«Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсы «Россия-2021 ел тәрбиячесе» бөтенроссия һөнәри конкурсы кысаларында уздырыла. Аны үткәрүнең максаты – мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашырган мәгариф оешмаларында эшләүче педагогларның һөнәри һәм шәхси үсеше; талантлы педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның алдынгы тәҗрибәсен тарату, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары игътибарын җәлеп итү, киң фәнни һәм педагогик җәмәгатьчелекне, массакүләм мәгълүмат чараларын мәктәпкәчә белем бирү проблемаларын хәл итүнең мөһимлегенә юнәлтү.

«Ел тәрбиячесе-2021» республика конкурсы шулай ук 3 этаптан – муниципаль, зональ һәм финалдан торды, анда 30 иң яхшы педагог катнашты (20 катнашучы - «Ел тәрбиячесе» номинациясендә, 10 катнашучы - «Туган телдә тәрбия төркеме тәрбиячесе» номинациясендә). Финал этабы 2021 елның 5-9 апрелендә узды.

Быел конкурсның зона этабында 132 балалар бакчасы педагогы катнашты, алар арасында – тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре, логопедлар, психологлар һәм физик культура буенча инструкторлар.

«Ел тәрбиячесе-2021» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында абсолют җиңүче дип Лениногорск муниципаль районының 10 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Виктория Владимировна Цыганова танылды. II урын – Казан шәһәренең Вахитов районындагы 212 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Диана Эдгар кызы Муллагалина; III урын – Чаллы шәһәренең 106 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Олеся Николаевна Низамиева .

«Ел тәрбиячесе-2021, Татарстан Республикасы тәрбиячесе-2021» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы лауреатлары булдылар:

Гөлназ Фоат кызы Гыйниятуллина, Бөгелмә муниципаль районының 6 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе; Мария Сергеевна Ишкина, Алабуга муниципаль районының 26 нчы балалар бакчасы укытучысы-дефектологы.

«Туган телдә тәрбия төркеме тәрбиячесе» номинациясендә номинациясендә бөтенроссия конкурсының төбәк этабында абсолют җиңүче дип Казан шәһәре Идел буе районы 373 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айсылу Хәмит кызы Хәбибуллина танылды. II урын – Фәридә Фирдәвес кызы Хафизова, Балтач муниципаль районының 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе; III урын – Салават Нурислам улы Яруллин, Казан шәһәре Совет районының 330 нчы балалар бакчасы музыка җитәкчесе.

«Туган телдә тәрбия төркеме тәрбиячесе» номинациясендә номинациясендә бөтенроссия конкурсының төбәк этабы лауреатлары булдылар: Алия Альберт кызы Муллагалиева, Чаллы шәһәренең 82 нче балалар бакчасы тәрбиячесе; Гөлнара Рәвеф кызы Гыйльманова, Зәй муниципаль районының “Тылсымлы әкият” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Абсолют җиңүче – иң яхшы һөнәр иясе исеменә конкурста җиңүче – 100 мең сум, 2 урынга – 70 мең сум һәм 3 урынга – 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак. «Туган телдә тәрбия төркеме тәрбиячесе» номинациясендә җиңүче 35 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак, 2 урынга – 25 мең сум һәм 3 урынга – 15 мең сум акчалата бүләк каралган. Шулай ук конкурсның дүрт лауреаты 15әр мең сумга ия булачак.

«Ел тәрбиячесе-2021» конкурсы җиңүчесе – Лениногорск муниципаль районының 10 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Виктория Владимировна Цыганова – ноябрь аенда Россия Федерациясенең узган елның җиңүчесе дип табылган субъектында үткәрелә торган Бөтенроссия конкурсының финалында Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының статусын күтәрү, туган тел һәм әдәбиятның иң яхшы укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен һәм белем бирү эшчәнлеген оештыруда инновацион технологияләрне тарату максатларында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2021 елның 11 гыйнварыннан 8 апреленә кадәр «Иң яхшы татар теле һәм әдәбиятыны укытучысы» Бөтенроссия конкурсы уздырылды.

Конкурста катнашучылар – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары территориясендә урнашкан башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашырган гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре булган Россия Федерациясе гражданнары.

12 февральдән 5 мартка кадәр конкурсның зона этабы үткәрелде, анда конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләр – Татарстан Республикасының 51 муниципаль берәмлегеннән 53 педагог катнашты. Февральдә Россия Федерациясе субъектларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бәйгенең читтән торып этабы узды. 5-8 апрель көннәрендә Казанның 4 нче гимназия-интернатында һәм 2 нче гимназиясендә ТР 15 муниципаль районыннан 20 педагог һәм РФ төбәкләреннән 12 укытучы катнашында (Оренбург, Пенза, Киров, Төмән, Ульяновск, Самара, Оренбург өлкәләре, Башкортостан Республикасы, Пермь крае, Чуваш Республикасы, Мордовия Республикасы) бәйгенең йомгаклау этабы булып узды.

Конкурста җиңүчеләрне 8 апрельдә, 2 нче гимназия базасында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, педагоглар, ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре, журналистлар, педагогик югары уку йортлары студентлары катнашында узган “Укытучыга сорау” матбугат конференциясе уздырылганнан соң билгеләделәр.

1 урын – Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы, Актаныш муниципаль районының сәләтле балалары өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Корбанова Галия Баязитовна – Башкортостан Республикасы Нефтекамск шәһәре «Мәгариф үзәге» 10 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

2 урын – Ибәтуллин Рамил Рәшит улы, Казан шәһәре Мәскәү районындагы 2 нче лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Ниязова Баниса Сөнгатулла кызы – Төмән өлкәсе Тобольск шәһәренең 15 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

3 урын – Мисалова Гөлия Наил кызы, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 33 нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Котерова Галия Юнис кызы – Түбән Новгород өлкәсе Спас районы Татар Маклагы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Лауреатлар: Хөсниярова Гөлнара Нәгыйз кызы – Чаллы шәһәренең 35 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Заһидуллина Дилә Нәкыйф кызы – Балык Бистәсе муниципаль районының Күки төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Фәхриева Фәридә Вәкилен кызы – Марий Эл Республикасы Морки районы Күлбашы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Тәминдарова Гөлнара Габделсаләс кызы – Оренбург өлкәсе Озерск урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Татарстан Республикасында «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын оештыруның һәм уздыруның югары дәрәҗәсе өчен 2021 елда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән Әлмәт, Биектау Зәй, Кайбыч, Мамадыш Чирмешән, Чистай районнары, шулай ук Казан һәм Чаллы  мәгариф бүлекләре һәм идарәләре коллективлары бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International