Анзор Музаев: "2021 елгы БДИ тапшыру срокларын күчерү әлегә тикшерелмәгән"

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

2021 елда Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру срокларын күчерү әлегә тикшерелмәгән. "Әлегә актуаль тема түгел, чөнки без барысын да Роспотребнадзор биргән мәгълүматлар, киңәшләр белән килештерәбез. Без алардан сигналлар алмадык. расписание проекты расланачак. Әлегә бу темага да бернинди фикер алышулар башланмады ", –  диде мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев.

2021 елда БДИның төп чоры 31 майдан 2 июльгә кадәр узачак, өстәмә – 12 июльдән 17 июльгә кадәр. Чыгарылышта катнашучылар дәүләт имтиханнарын төп срокларда тапшырачак – 25 майдан 16 июньгә кадәр һәм өстәмә – 13-17 июльдә һәм 3-15 сентябрьдә.

Быел БДИны вузларга укырга керергә ниятләгән чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра. Россиядә БДИ бер үк вакытта мәктәптә чыгарылыш имтиханы һәм вузга керү имтиханы булып хезмәт итә. Россия мәктәбен тәмамлау турында аттестат алу өчен рус теле һәм математикадан БДИ кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International