Космонавтика көненә багышлап КАИ студентлары флешмоб үткәрәчәк

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

12 апрельдә уку биналарында «Космоска юл тоткан чорда фән һәм техника проблемалары», «Ракета двигательләре төзелеше – космонавтикада уңышка ирешүнең төп факторы» дигән лекцияләр узачак. «Туполев» залы каршындагшы холлда космик тематикага рәсем һәм рәсемнәр күргәзмәсен карарга һәм лауреатларны бүләкләүдә катнашу мөмкин булачак. Залның үзендә теләүчеләр Росквиз интеллектуаль уенында катнаша ала.

14:00 сәгатьтә К.Э. Циолковский  исемендәге Россия космонавтика Академиясенең Казан төбәк бүлегенең тантаналы утырышы узачак, ул Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә, шулай ук Җир планетасының беренче кешесе – Ю. А. Гагаринның космоска очуынаа 60 ел тулуга багышлана.

Шул ук көнне КАИның 2 һәм 8 биналары арасында «Поехали» флешмобы планлаштырылган. Шуннан соң бәйрәмгә багышланган концерт программасы узачак.

Чаралар комплексы 18 апрельдә үз җитештерүендәге ракеталарны күккә очыру белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International