Бөгелмә егете — Роскосмос космонавты Сергей Рыжиков, ул хәзер Халыкара космик станция орбитасында, Түбән Каманың 66нчы балалар бакчасына сәлам тапшырган. Галәмнән юлламаны үзенең Инстаграм битендә Айдар Метшин урнаштырган.
«Түбән Кама белем бирү учреждениеләренең уңышлары турында хәтта Халыкара космик станциядә дә беләләр. Мин якташыбыз — Бөгелмәдә туып-үскән Сергей Николаевич Рыжиковның безнең 66нчы балалар бакчасында уза торган белем бирү чаралары комплексын югары бәяләве белән бик горурланам», — дип язган шәһәр башлыгы һәм анда эшләүче тәрбиячеләрне мактаган.
«Сергей Николаевич белән бергә педагогларга зур рәхмәт белдерәм һәм Түбән Каманың яшь тикшеренүчеләренә яңа кызыклы казанышлар телим!», — дигән мэр.
Рыжиков түбәнкамалыларны якынлашып килүче бәйрәм — Космонавтика көне белән котлаган һәм уку — бик шәп, космонавтлар үзләре дә барысына да — җирдә дә, орбитада да укып өйрәнә, дип искәрткән.
«66 нчы балалар бакчасында сез балаларны тәрбияләп кенә калмыйсыз, ә аларны кызыклы тикшеренүләргә дә өйрәтәсез, үзенчәлекле әзерлек алып барасыз», — дигән космонавт.
Педагоглар космик экипаж командирыннан юлламаны «гаҗәеп бүләк» дип атаган. «Без „Гаҗәеп космос“ проектының шундый сюрприз белән тәмамлануыннан бик бәхетлебез. Без боларның барысын да гомер буена истә калдырачакбыз, һәм, бәлки, безнең яшь буын тәрбияләнүчеләр өчен бу йолдызларга беренче адым булыр», — дип искәртәләр балалар бакчасында.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмә барышында мәктәпкәчә учреждениедә акциянең «Россия — шәһәрләр иле» проекты ярдәмендә башлануын, анда хәзерге вакытта Калининградтан Камчаткага кадәр 80нән артык шәһәр катнашуын әйттеләр. Шулай итеп, Түбән Кама балалар бакчасы Россия флешмобына кушылган.