Чаллыда мәктәп ашханәләрен төзекләндерүгә 121 млн сум акча тотылачак

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Чаллы республика программасы буенча мәктәп ашханәләренә капиталь ремонт ясау өчен 121,5 млн сум алачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр башкарма комитетында.

Ремонт шәһәрнең 10 мәктәбендә: 21, 43, 50, 51, 52, 55нче, шулай ук Бәдретдинов исемендәге 46 нчы мәктәптә, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатта һәм 49 нчы кадет мәктәбендә узачак. Эш барышында кухня җиһазларын яңартачаклар, бу кайнар килеш мәктәп ашларын бирергә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук быел тулы цикл буенча капиталь ремонт 46 нчы мәктәптә, "Кояшкай" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International