«Россиянең ел укытучысы - 2021» Бөтенроссия конкурсының төбәк этаплары дәвам итә һәм көз көне Ростов-Донда һәм Мәскәүдә узачак йомгаклау этабына әзерләнү дәвам итә. Әмма инде хәзер үк төрле еллардагы төп конкурс сынауларының видеоархивы белән зур медиатека тәкъдим ителә. Конкурс сайтында илнең әйдәп баручы педагогларының дәресләре һәм мастер-класслары белән танышырга була.
30 елдан артык тарихы эчендә «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы укытучылар арасында һөнәри осталыкның иң зур ярышы буларак үзен күрсәтте. Ел саен ул, иҗади педагогларны берләштереп, 100 меңнән артык педагог-катнашучыны җыя һәм вәкиллекле эксперт бергәлеге төзи.
Быел “Россиянең ел укытучысы” бәйгесе ел дәвамында узачак, ә финал этабында мәктәп жюри составы сизелерлек киңәйтеләчәк.
2021 елда конкурсның йомгаклау этабын уздыру хокукына "Россия ел укытучысы - 2020" конкурсында Ростов-Дон шәһәренең классик элитар белем бирү лицее укытучысы Михаил Гуровның җиңүеннән соң Ростов өлкәсе ия булды.
«Россия ел укытучысы» бөтенроссия конкурсын гамәлгә куючылар – Россия мәгариф министрлыгы, Бөтенроссия мәгариф профсоюзы, «Учительская газета» нәшрият йорты» АҖ.