«Мәскәү – Татарстан күпере» форумында Е.Н. Королев исемендәге Түбән Кама политехник колледжы EduKit аэрация комплексын – су манарасын һәм сучистарткыч станциясен тәкъдим итте.
Аэрация станциясе суларны актив шлам ысулы белән чистартуның физик функцияләрен күрсәтә. Сәнәгать сучистарткычы Түбән Кама районы өчен күп өстенлекләргә ия.
Шулай ук мәйданчыкта Түбән Кама районы сәнәгать предприятиеләре белән социаль партнерлык тәҗрибәсе, көллият – ресурс үзәге һәм матди-техник база турында мәгълүмат күрсәтелде.
Моннан тыш, көллият базасында "Су белән тәэмин итү һәм су агызу" яңа юнәлеше барлыкка килде. «Бу иң кирәкле әйбер!» - дип шәрехләде форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Түбән Кама көллияте – Түбән Каманың беренче эре техник уку йортларының берсе, аның төзелеш индустриясе һәм энергетика өлкәсендә белгечләр әзерләүнең бай тәҗрибәсе һәм традицияләре бар.