9-10 апрельдә Арча районында 2020/2021 еллар сезонында «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы узды. Уеннар “Арча” спорт комплексында узды. Ярышларның өлкән хөкемдары – Валерий Терентьев.
Ярышлар йомгаклары буенча түбәндәге командалар җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:
Егетләр арасында:
1 урын – Кукмара районы;
2 урын – Арча районы;
3 урын – Саба районы.
Кызлар арасында:
1 урын – Арча районы;
2 урын – Саба районы;
3 урын – Кукмара районы.