Казанда балалар йортларында тәрбияләнүче балалары өчен футбол буенча Бөтенроссия турниры узачак
Казанга Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия республикаларыннан, Самара, Оренбург, Әстерхан өлкәләреннән иң яхшы командалар җыелачак. Татарстан Республикасын Н.А. Галләмов исемендәге республика махсус гомумбелем мәктәбе һәм Әлмәт балалар йорты тәрбияләнүчеләре тәкъдим итәчәк. Төбәк туры нәтиҗәләре буенча иң яхшы җыелма командалар Сочига финалга барачак, ул Россиядә шундый ук этапларда җиңүчеләрне һәм Таҗикстаннан килгән командаларны каршы алачак. Ике яшь категориясендә җиңүчеләр өчен төп бүләк – дөньяның әйдәп баручы клубларының берсенең Футбол академиясендә уку. «Киләчәк сиңа бәйле» турниры – ятим балалар өчен җәмгыятьтә физик үсеш һәм социализацияләүгә юнәлдерелгән федераль беренчелек. Ярышлар «МегаФон» компаниясе инициативасы буенча уза. Аны РФ спорт министрлыгы, Россия мәгариф министрлыгы һәм Россия футбол берлеге оештыра. Республикада югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркы актив ярдәм күрсәтә. Спорт ярышларыннан тыш, катнашучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү программасы да каралган, ул Цифрлы технологияләр дөньясына кереп китәргә ярдәм итәчәк. МегаФон һәм ИТ-парк вәкилләре балаларны ИТ-телеком-өлкәдәге һөнәрләр белән таныштырачак. Шулай ук яшь футболчылар өчен элемтә операторы объектларына экскурсия оештырылачак. Барлык теләүчеләрне балаларга көч биреп торырга чакырабыз. Уеннар 14-15 апрельдә 9:30 сәгатьтә Маршал Чуйков ур., 8А адресы буенча урнашкан «Искәндәр» Футбол-регби манежында башлана. Керү ирекле.