Югары уку йортларында коррупциягә каршы нәтиҗәлерәк көрәшү өчен вузара үзәк булдырырга һәм уку йортлары эчендә коррупциягә каршы комиссияләрнең эш стандартын эшләргә кирәк. Бу хакта мәгариф өлкәсендә коррупцияне профилактикалау мәсьәләләрен щйдщп барган югары уку йортлары һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдерде.
«Студентларның коррупциягә каршы комиссияләре рәисләре югары уку йортлары арасында бердәм орган төзи һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча координацион студентлар үзәге була алыр иде. Ул иң кискен очракларны карый һәм вузара комиссия белән хезмәттәшлек итә алыр иде", - диде профильле министрлык вәкиле.
Шул ук вакытта Поминов ассызыклаганча, соңгы елларда югары белем бирү өлкәсендә коррупция дәрәҗәсе кимегән. Аның фикеренчә, һәр югары уку йортында Коррупциягә каршы тору буенча студентлар органы барлыкка килүе шундый нәтиҗәгә китергән.
Әмма тиешле органнар аерымлап эшлиләр һәм үз вузлары өчен үз программаларын эшлиләр, диде спикер. Нәтиҗәле эш өчен алар шуңа таянып эшләячәк стандарт булдырырга кирәк, диде министрның беренче урынбасары.