Татарстан укучылары «Яшь эшмәкәр һәм финанс белеме» бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашырга чакырыла. 1-9 нчы сыйныф укучылары үз белемнәрен тикшерә алачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Олимпиада бүген башлана һәм 17 майга кадәр дәвам итәчәк. Онлайн-чараларның беренче туры 13-26 апрельдә узачак. Аннары 27 апрельдә Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина катнашучылар өчен финанс белеме буенча ачык дәрес үткәрәчәк. Дәрестән соң олимпиаданың төп туры башлана, ул 17 майда тәмамлана. "Олимпиада бер үк вакытта 1-9 нчы сыйныф укучылары өчен онлайн-форматта Россиянең барлык төбәкләрендә үткәрелә. Катнашу өчен компьютер яки планшет булу да җитә", - дип сөйләделәр оештыручылар.
Әгәр укытучы һәм укучылар Учи.ру платформасына керә алса, олимпиадада катнашу өчен аларга платформага яки олимпиаданың үзенең логины һәм пароле астында biz.uchi.ru сайтына керергә кирәк булачак. Әгәр керү мөмкинлеге булмаса, биремнәрне үтәр алдыннан Учи.ру да теркәлергә кирәк булачак. Олимпиадада катнашучылар һәм аларның укытучылары грамоталар яки сертификатлар алачак.