Конкурс ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика комитеты һәм ТР һөнәри белем бирү оешмаларының Директорлар советы тарафыннан, социаль статусны күтәрү, иҗади потенциалны ачу һәм яшь укытучыларның һөнәри компетентлыгын камилләштерү, һөнәри белем бирү оешмаларында эшләүче педагогларның һөнәри һәм шәхси үсешен камилләштерү, иң яхшы педагогик хезмәткәрләрнең тәҗрибәсен тарату, мәгариф системасында һөнәр берлегенең абруен күтәрү максатыннан оештырыла.
Конкурс ике этапта уза: читтән торып үткәрелә торган этап – конкурс материалларын бәяләү, көндезге этап – конкурс сынауларын узу.
Читтән торып үткәрелгән этап нәтиҗәләре буенча 59 конкурсант сайлап алынды, алар турыдан-туры этапның беренче турына кертелде.
Көндезге этап өч турдан тора:
Беренче тур үз эченә «Ачык дәрес» конкурс сынавын алды. Жюри дәрес темасының эчтәлеген һәм мәгънәлелеген, максатчанлыгын, инновацион белем бирү технологияләрен белүне, методик алымнарның оригинальлеген, укучыларның һөнәрнең аерым үзенчәлекләрен билгеләү һәм башлангыч һөнәри юнәлешләрне формалаштыру буенча эшчәнлеген оештыруны, киләчәктә республика икътисадында һөнәрнең ихтыяҗы турында укучыларда фикерләүне һәм хәзерге дәреснең башка өлешләрен бәяләделәр.
Беренче тур нәтиҗәләре буенча катнашучылар саны һәр категориядә 15 конкурсантка кадәр кимеде.
Икенче һәм өченче турлар 12-14 апрельдә узачак. Икенче тур үз эченә «Автопортрет» һәм «Проект төркем эше» конкурс сынауларын ала. Өченче тур – «ДӘРЕС – Һөнәргә кереш» темасы астында уза һәм ТР мәгариф һәм фән министры, Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитеты рәисе катнашында панель дискуссияне үз эченә ала.
Җиңүчеләр һәм призерлар 14 апрельдә билгеле булачак.