«Сириус» педагогларны «Биология буенча укучыларны Бөтенроссия олимпиадасына әзерләүнең фәнни-методик нигезләре» программасына чакыра

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Конкурс сайлап алуында катнашуга педагоглар чакырыла. Квалификация күтәрү программасы балаларда һәм яшьләрдә сәләтләрне һәм талантларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү буенча төбәк үзәкләре укытучыларына юнәлдерелгән.

Кандидатларга портфолио һәм тәкъдимнамә хаты җибәрергә кирәк. Конкурс нигезендә сайлап алу кысаларында 25 апрельдә дистанцион тест узачак. Биремнәрне үтәүгә Мәскәү вакыты белән 25 апрель көнне 8:00 дән 22:00гә кадәр керешергә мөмкин. Чишү өчен  2 сәгать вакыт бирелә. Смена 18 майдан 23 майга кадәр Сочида узачак. Катнашучылар биология буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашырга әзерләнүнең алдынгы методикалары һәм технологияләре, әйдәп баручы белгечләр тәҗрибәсе һәм башкалар белән танышачак. Программаны тематик түгәрәк өстәл тәмамлый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International