Конкурс Россия мәгариф министрлыгы ярдәмендә уздырыла, быел ул өч яшь категориясен берләштерә. 5-7 нче сыйныф укучылары 20 майга кадәр, 8-10 нчы сыйныф укучылары һәм көллият һәм техникум студентлары – 15 июньгә кадәр гариза бирә алалар.
«Зур тәнәфес»кә беренче тапкыр чит ил кешеләре дә кушылырга мөмкин – рус телен өйрәнүче һәм Россиядә белем алуны максат итеп куйган яшүсмерләр.
5-7 нче сыйныф укучылары өчен махсус уен трегы әзерләнгән, ул һәр катнашучыга шәхси кабинетта яки сайтта мөмкин. Укучылар шәхес тибына тест уза алачак һәм эш-гамәлләрнең өстенлекле ысулы, билгеле бер эшчәнлек төрләренә, эрудициягә, креативлыкка һәм логикага, шулай ук биремнәр чишә һәм конкурс баллары җыя алачак. Дистанцион сайлап алуның йомгаклау этабы экспертлар белән әңгәмә булачак.
5-7 нче сыйныф укучылары өчен «Зур тәнәфес» финалы “Артек” Халыкара балалар үзәгендә узачак, анда 600 укучы катнашачак. 300 җиңүче Мәскәүдән Владивостокка кадәр «Зур тәнәфес» поездында "Хыял сәяхәтенә" барып кире кайтачак. Поезд йөрү маршруты буенча тукталышлар, белем бирү һәм экскурсия программалары каралган. «Зур тәнәфес» конкурсы 12 юнәлеш буенча уза: фән һәм технологияләр («Киләчәкне төзе!»), сәнгать һәм иҗат («Иҗат ит!»), журналистика һәм яңа медиа («Иң кирәге турында сөйлә!»), волонтёрлык («Яхшылык эшлә!»), тарихи хәтер («Исеңдә тот!»), сәламәт яшәү рәвеше («Сәламәт бул!»), экология («Табигатьне сакла!»), урбанистика («Әйләнә-тирә дөнья!»), сәяхәт һәм туризм («Россияне таны!»), мәгариф технологияләре үсеше («Яңаны ач!»), яшьләр эшкуарлыгы («Эшмәкәрлек ит!»), дәүләтне яклау («Ватанга хезмәт ит»).
Белешмә өчен
«Зур тәнәфес»нең яңа сезоны 2021 елның 26 мартында башланып китте, катнашучыларны теркәү bolshayaperemena.online платформасында мөмкин. Конкурс «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. «Зур тәнәфес» конкурсын «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО һәм «Роспатриотцентр» ФДБУ оештыралар. Конкурсны оештыручы – Россия мәктәп укучылары хәрәкәте. «Зур тәнәфес» конкурсы Россия мәгариф министрлыгы, Россия фән һәм югары белем министрлыгы һәм Росмолодёжи ярдәмендә уза. Конкурс партерлары – С.аклык банкы, Mail.ru Group, «Милли приоритетлар» АКБО, «Юнармия» Бөтенроссия балалар-яшьләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте.