Чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыру кагыйдәләре расланды

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Хәзер рәсми рәвештә расланганча,  вузга керергә җыенмаган укучыларга аттестат алу өчен рус теле һәм математика буенча Дәүләт чыгарылыш имтиханын (ГВЭ) "өчле"гә булса да тапшыру да җитә. Бу, асылда, БДИның стандарт вариантына караганда җиңелрәк булган контроль эш: база дәрәҗәсендәге катлаулылыктагы биремнәр.

 Ә менә югары уку йортына керергә җыенган унберенче сыйныф укучыларына аттестат рус теле буенча БДИны уңышлы тапшырганнан соң биреләчәк.

Бик яхшы билгеләренә генә аттестат алучылар да үз үзенчәлекләре язылган. Аттестта барлык билгеләр дә  "бишлеләр" генә булу җитмәяәчәк. Әгәр дә ГВЭ тапшырсаң, бу имтихан өчен рус һәм математикадан "бишле" булуы кирәк булачак. Әгәр БДИ сайласа – рус теле буенча кимендә 70 балл һәм "БДИ формасында бирелә торган барлык предметлар буенча баллар саны минималь баллдан ким булмаска тиеш". "Укуда аеруча уңышларга ирешкән өчен" алтын медален алу өчен дә шундый ук таләпләр.

Рособрнадзор элегрәк хәбәр иткәнчә, Дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ-11) рус теленнән 25 майда һәм математикадан 28 майда узачак. 2021 елда БДИның төп чоры 31 майдан 2 июльгә кадәр планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International