КФУ лицеистлары информатика буенча бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Казан федераль университеты белгечләре информатика буенча 2020-2021 уку елының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның 9 сыйныф укучысы Валерий Родионов җиңү яулады.

 Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучылары Ренат Кәримов (8 сыйныф), Руслан Вилданов (9 сыйныф), Эмир Җиһаншин (10 сыйныф), IT-лицей укучысы Камил Ниневский (11 сыйныф) олимпиаданың призерлары булды.

Валерий Родионов олимпиада нәтиҗәләре буенча мөмкин булган 800 баллдан 564 балл җыйды. Аның өчен бу көтеп алынган җиңү иде. Билгеләп үтик, бу уку елында Валерий European Junior Olympiad in Informatics, информатика буенча XII Халыкара көзге турнир – International Autumn Tournament in Informatics, юниорларның INFO(1)CUP программалаштыру буенча V Халыкара турнирында алтын медальләр алды; Romanian Master of Informatics информатика буенча VIII Халыкара олимпиадасында көмеш медаль яулады.

Камил Ниневский мөмкин 800 баллдан 456 балл җыйды. Аның өчен призер статусы алу көтелмәгән булды. Камилне олимпиадага берничә тренер әзерләдею Болар: IT-лицей информатика укытучысы Елена Митясова, КФУның Исәп-хисап математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институты доценты Камил Һадиев, ИВМиИТ магистрлары Артем Иликаев, Максим Ягафәров һәм ИВМиИТ 4 курс студенты Руслан Капралов. Укучының әзерлеге төрле җыемнар, лагерьлар һәм түгәрәкләр кысаларында да барды, бу аңа алгоритмнарны белү һәм аларны куллана белү бирде. Информатика буенча ярышларда катнашып, ул стандарт булмаган биремнәрне чишәргә сәләтле булды. Камил бөтенроссия дәрәҗәсендәге олимпиадаларда катнашкан, әмма аның өчен бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы иң масштаблысы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International