Казанда инклюзив белем атналыгы узды

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Чара "МТС Банк белән игелек дәресләре" инклюзив проекты кысаларында Президент грантлары фонды ярдәмендә, "Перспектива" Инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы катнашында (Мәскәү шәһәре) уздырылды. Проектны башкаручы буларак Казанда "Шәһәр мәгариф үзәге" өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе, "ТИСБИ" Идарә университетының инклюзив белем бирүгә ярдәм хезмәте чыгыш ясады.

Инклюзив белем атнасы инвалид кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Проект мәктәпләрендә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «МТС белән игелек дәресләре» үткәрелде. Балалар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, алар көн саен очраша торган кыенлыклар турында күп кенә яңа мәгълүмат белделәр. Балалар алып баручы белән инвалидлыкның  төрләре, аның сәбәпләре, шулай ук алар өчен мөмкин булган һөнәрләр турында фикер алыштылар.

Инклюзив белем атналыгы барышында ТР  Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә «Дети Ау» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Казанның 1 нче номерлы мәктәбенең ресурс сыйныфында тәрбияләнүчеләрнең төрле техник алымнар беләня салган рәсемнәре тәкъдим ителде. 111 нче мәктәптә шулай ук республика мәктәпләре педагоглары өчен семинар-киңәшмә узды. Шәһәр мәгариф үзәгеннән Казанда инклюзив белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы укытучы Валентина Чернявская чыгыш ясады. Фикер алышулар темасы уку йортларында инклюзив белем бирүне үстерү булды. Педагоглар үзара инвалидлар белән эшләү методикалары белән уртаклаштылар.

Инлюзив белем атнасын 51 нче мәктәптә Инклюзия көне тәмамлады. Балалар, Брайль шрифтын кулланып, язарга һәм ишарәләр теле ярдәмендә аралашырга өйрәнделәр. Балалар паралимпия спорт төрләрендә: бочча, кёрлинг һәм флорбол уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International