7 апрельдән 10 апрельгә кадәр Ставропольдә Төньяк Кавказ федераль университеты базасында экология буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Теоретик һәм проект турын үз эченә алган интеллектуаль сынауда илнең 69 төбәгеннән 300дән артык укучы катнашты. Татарстаннан Казаннан һәм Чаллыдан, шулай ук Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнарыннан 36 укучы катнашты.
Киеренке көндәшлек шартларында узган бәйгедә түбәндәге укучылар җиңүчеләр булды:
Екатерина Бородачева, Казан шәһәре Вахитов районының инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 18 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;
Юлианна Ягъфәрова, Казан шәһәре Совет районының аерым фәннәрен тирәнтен өйрәтүче 86 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;
Александра Наживина, Казан шәһәре Совет районының 126 нчы гимназиясенең 11 сыйныф укучысы.
Түбәндәге укучылар призерлар булды:
Мәрьям Алтынбаева, Казан шәһәренең Киров районындагы 4 нче гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы;
Сергей Ильин, Казан шәһәре Совет районының 159 нчы лицееның 9 сыйныф укучысы;
Ләйлә Миннегулова, Казан шәһәре Советлар Союзы Герое С.А.Әхтәмов исемендәге 121 нче лицейның 9 сыйныф укучысы;
Камилла Сөләйманова, Казан шәһәре Совет районының 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясенең 9 сыйныф укучысы;
Таисия Ревякина, Чаллының 26 нчы гимназиясенең 9 сыйныф укучысы;
Эмилия Тарасова, Казан шәһәре Совет районы лицей-инженерлык үзәгенең 10 сыйныф укучысы;
Владимир Хомяков, КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның 10 сыйныф укучысы;
Арсений Кондратьев, КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның 11 сыйныф укучысы;
Никита Кузьмин, Казан шәһәре Совет районының 159 нчы лицееның 11 сыйныф укучысы;
Әмир Мәрдәнов, Казан шәһәре Совет районының немец телен тирәнтен өйрәнү буенча 72 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы;
Вячеслав Матвеев, РФ Оборона министрлыгының Казан Суворов хәрби училищесының 11 сыйныф укучысы;
Екатерина Прохорова, Казан шәһәре Вахитов районының 131 нче лицейның 11 сыйныф укучысы;
Диләрә Садыйкова, КФУның IT-лицееның 11 сыйныф укучысы;
Полина Филатчева, КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның 11 сыйныф укучысы;
Диана Шәйхетдинова, Казан шәһәренең Яңа Савин районы 179 нчы гимназиясе – мәгариф үзәгенең 11 сыйныф укучысы.
Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!