2021 елда Ворлдскиллс агентлыгы 56 меңнән артык россияле әзерләргә тиеш, аларның 42 меңе уку нәтиҗәләре буенча эшкә урнашачак яки үзмәшгуль булачак. Идел буе федераль округы төбәкләре программаны тормышка ашыруга керешәчәкләр, анда эш эзләүче һәм эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән гражданнар, шул исәптән эшсезләр, пенсия алды яшендәгеләр һәм 50 яшьтән өлкәнрәкләр, 3 яшькә кадәрге баланы карау буенча ялда булган хатын-кызлар, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшләмәүче хатын-кызлар катнашачак.
«Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында укыту программасы – илдә эшсезлекне киметү һәм мәшгульлекне торгызу буенча планлаштырылган чараларның берсе. Ул Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан эшләнгән, ә РФнең һәр субъектында кирәкле һөнәрләр исемлеге, хезмәт базарын һәм эш бирүчеләрнең ихтыяҗларын анализлап, төбәк җитәкчелеге тарафыннан билгеләнә.
Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия) программаның өч федераль операторының берсе булып тора.
Россия Ворлдскиллсы активында – 145 һөнәри компетенция буенча 500дән артык нәтиҗәле кыска белем бирү программасы – Практик юнәлешле программалар (70% укыту – практика, 30% укыту – теория) кешенең хезмәт эшчәнлегенең барлык өлкәләрен колачлый. Болар башлыча: мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр; мәгариф; җитештерү һәм инженер технологияләре; төзелеш һәм төзелеш технологияләре; иҗат һәм дизайн; транспорт һәм логика; хезмәт күрсәтү өлкәләре.
Хәтта база күнекмәләренә ия булмаган тыңлаучы әлеге диапазонда теләсә нинди компетенцияне сайлый ала һәм кыска вакыт эчендә Ворлдскиллс стандартлары буенча дөнья дәрәҗәсендәге реаль күнекмә алу гарантияләнә.
Уку тәмамлангач, программаны тәмамлаучыларның барысы да демонстрацион имтихан тапшырачаклар, анда алган гамәли күнекмәләр күрсәтәчәкләр. Уку программаларында катнашучылар квалификация турында билгеләнгән үрнәктәге документ, ә Ворлдскиллсның һөнәри әзерлек программаларын сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары – тагын скиллс-паспорт – Профессиональ компетенцияләр буенча документ алачак.
Эшкә кабул ителгәндә мондый таныклыкны тәекъдим итү эшкә бирүчегә шунда ук әзерлек дәрәҗәсен бәяләргә һәм конкрет һөнәри күнекмәләргә ия булуны билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Россиянең һәм халыкара компанияләр һәм оешмалар белем бирү документының (скиллс-паспорт) яңа стандартына көннән-көн күбрәк йөз тота.
"Дөнья дәрәҗәсендәге күнекмәләр алган дистәләгән мең россияле хезмәт базарында үзләрен уңышлы тапты. Һичшиксез, алдынгы практик күнекмәләрне үзләштерү буенча кыска программалар – хезмәт базарындагы тиз үзгәрешләр шартларында халыкка нәтиҗәле ярдәм. Һәм нәкъ менә кыска программалар-Россия Ворлдскиллсы белем бирү практикаларының үзенчәлеге, - диде “Россия Ворлдскиллсы” һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы АКБО генераль директоры Роберт Уразов. – Без үзмәшгуль профессионаллар әзерләүгә аерым игътибар бирергә планлаштырабыз. Бу икътисад, төзелеш, ТКХ, ИТ, креатив индустрия, хезмәт күрсәтү өлкәсе һ.б. кебек секторларда нәкъ менә үзмәшгульлек квалификацияле белгечләр җитмәүне тиз арада тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк».
Уку өчен "Россиядә эш" гомумроссия вакансияләр базасы" сайтында язылырга мөмкин.
БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН. 2021 елда Агентлык төбәк хезмәт базарларында ихтыяҗ зур булган һөнәрләргә 56 меңнән артык кешене өйрәтәчәк, ә алдагы елларда – 2024 елга кадәр – 41 меңнән артык, аларның 75% ы эшкә урнашачак яки алган һөнәри күнекмәләр нигезендә мөстәкыйль эшчәнлек белән шөгыльләнәчәк. Агымдагы елда якынча 170 мең кеше программа буенча белем алачак. Шулай ук аның операторлары – РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм Томск дәүләт университеты.
Элегрәк Ворлдскиллс академиясе өлкән яшьтәге кешеләрне һөнәри укыту программасы кысаларында 50 меңнән артык россияле әзерләгән иде («Демография» илкүләм проекты), ә кыска вакыт эчендә коронавирус инфекциясе таралудан зыян күргән затларны укыту аша Ворлдскиллс стандартлары буенча әзерлек 110 мең кеше узды.