Сәнгать буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы Казанда узачак

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

21-28 апрель көннәрендә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында Россия Федерациясе субъектлары мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары өчен сәнгать буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узачак.

Анда Россия төбәкләреннән 250 гә якын укучы катнашачак.

Олимпиада 21 апрельд Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Халыкара мәгълүмат үзәгендә узачак.

Олимпиада биремнәрен балалар ике турда башкарачак: теоретик һәм практик.

Теоретик тур вакытында катнашучылар сәнгатьнең төрле юнәлешләрендә үз белемнәрен күрсәтәчәкләр: музыка, рәсем сәнгате, скульптура, архитектура, кино, халык иҗаты һ.б.

Биремнәрне нәтиҗәле үтәү өчен олимпиадада катнашучыларга шәхси компьютерлар һәм колакчыннар белән ноутбуклар биреләчәк. Практик тур вакытында балаларга үзләренең иҗади талантларын һәм сәләтләрен күрсәтергә кирәк булачак, Үзәк предмет-методик комиссия (МХК) тәкъдим иткән проектлар буенча үз кулларың сәнгати эшләнмәләр булдырырга кирәк булачак.

Олимпиаданың биремнәрне тикшерү, эшләр күрсәтү һәм апелляция кебек этаплары дистанцион форматта узачак.

Олимпиаданың тантаналы ябылуы 27 апрельдә шулай ук онлайн-форматта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International