Казан лицее кызлары Европа математика олимпиадасында абсолют җиңүче булды

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

9 апрельдән 15 апрельгә кадәр Кутаисида (Грузия) кызлар өчен Европа математика олимпиадасы узды (European Girls Mathematical Olympiad).

Ул 2012 елдан бирле ел саен Европа илләренең берсендә кызларның математик сәләтләрен ачу мөмкинлеге бирү, шулай ук аларның математика буенча халыкара олимпиадаларда катнашуга кызыксынуын стимуллаштыру өчен уздырыла.

Россия әлеге олимпиадада 2016 елдан бирле катнаша. Россия җыелма командасы составы мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасы математикасы буенча Үзәк предмет методик комиссиясе тарафыннан билгеләнә. Җыелмага эләгү өчен кызлар күп баскычлы сайлап алу уза. Сайлап алуда бары тик бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призерлары гына катнаша.

Олимпиадада 37 Европа һәм 17 кунак ил (Европаныкы булмаган) катнашты — барлыгы 54 ил вәкилләре. Кагыйдәләр буенча һәр ил командасы дүрт кыздан тора.

Россияне Казан шәһәренең Вахитов районындагы 131 нче лицей укучылары Ралина Йосыпова һәм Розалина Миргалимова, шулай ук Санкт-Петербургтан Таисия Коротченко һәм Анна Пяткова тәкъдим итте.

Ралина белән Розалина 42 мөмкинлектән 42 балл җыеп олимпиадада абсолют җиңүче булдылар.

Кызларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International