Яңа уку елына Татарстанда 16 яңа балалар бакчасы һәм мәктәп ачылачак

2021 елның 16 апреле, җомга

Татарстанда уку елы алдыннан 16 яңа балалар бакчасы һәм бер мәктәп ачылачак. Тагын бер мәктәп төзелеше 2022 елда дәвам итәчәк. Социаль объектлар «Торак һәм шәһәр мохите», «Демография» һәм «Мәгариф» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә.

Эшләрнең гомуми бәясе 2,9 млрд сум тәшкил итә. 2021 елда республикада 3 100 урынга исәпләнгән 16 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы төзү планлаштырыла. Балалар бакчаларыннан тыш, Казанның Киров һәм Совет районнарында "Салават купере" һәм "Арт сити" торак комплексларында 1224 һәм 1551 урынлы ике гомуми белем бирү мәктәбе төзелә. Н. Ершов урамында мәктәп төзелеше 2020 елда башланган, аны 2021 елда тапшырырга планлаштыралар.

Аерым алганда, 13 балалар бакчасы "Демография" илкүләм проекты буенча төзелә. Шуларның бишесе – Казанда 140, 220 һәм 260 урынлы балалар бакчасы, өчесе 220 урынлы – Чаллыда, икесе – Питрәч районында, берәр балалар бакчасы – Әлмәттә (140 урын), Лаеш (50) һәм Биектау (220) районнарында төзеләчәк. Моннан тыш, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча Казанда 710 урынга исәпләнгән өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзеләчәк.

ТР икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзер төзелеш-монтаж эшләре барлык объектларда да алып барыла. Барлык бакчалар һәм бер мәктәпне уку елы башына тапшырырга планлаштыралар, "Салават күпере" торак комплексында белем бирү учреждениесе 2022 елда да дәвам итәчәк.

Татарстан Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә эшләнгән илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда катнаша. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен колачлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International