"Зур тәнәфес" конкурсы инде 500 меңнән артык катнашучыны җыйды

2021 елның 16 апреле, җомга

Мәктәп укучыларыннан һәм көллиятләр студентларыннан "Зур тәнәфес" конкурсының икенче сезонында катнашуга инде 500 меңнән артык гариза килгән. Бу "Россия — мөмкинлекләр иле" президент платформасы проекты. Бу хакта РФ президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко хәбәр итте.

"Зур тәнәфес" проектында катнашуга гаризалар бирү бик актив бара. Быелдан аңа өлкән сыйныф укучылары гына түгел, 5-7 сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары да кертелгән. Берничә атна эчендә старт алганнан бирле 500 меңнән артык гариза кергән, ягъни бер балалар конкурсында гына да 1 миллионнан артык катнашучы булачак", - дип сөйләде ул.

 Исегезгә төшерәбез, "Зур тәнәфес" өч категориядә уза: 5-7 сыйныф, 8-10 сыйныф укучылары һәм көллият студентлары өчен. Гаризаны bolshayaperemena.online платформасында бирергә мөмкин, 5-7 сыйныф укучылары өчен теркәү 20 майга кадәр, 8-10 сыйныф укучылары һәм һөнәри белем оешмалары студентлары өчен ул 2021 елның 15 июненә кадәр ачык.

 5-7 класс укучылары өчен махсус уен трегы әзерләнгән, 600 финалист "Артек" лагерына юллама алачак, анда конкурс финалы узачак, ә 300 җиңүче Мәскәүдән Владивостокка барып кайту өчен "Хыял сәяхәте"нә китә алачак.

 "Зур тәнәфес"тә мәктәп укучылары белән беренче тапкыр урта һөнәри белем бирү студентлары да катнаша ала. 8-10 сыйныф укучылары һәм көллият студентлары арасында җиңүчеләр акчалата призлар алачак, алар аны белем алуга һәм үз-үзләрен үстерүгә юнәлдерә алачак. 10 сыйныфның 300 укучысы һәм  3 нче купрсларның 150 студенты 1әр миллион сум, 8-9 сыйныфларның 300 укчысы укучы һәм 1-2 курс студентлары  200әр мең сум алачак.

 Шулай ук конкурска чит ил кешеләре дә — рус телен өйрәнүче һәм Россиядә белем алуга йөз тоткан яшүсмерләр дә кушылырга мөмкин. Аларга рус телендә биремнәр биреләчәк, ә 100 җиңүче өчен приз — Россия югары уку йортларында максатчан укыту булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International