ТР мәгариф һәм фән министрлыгы Казанда беренче сыйныф укучыларын массакүләм теркәү фатирларын ачыклады

2021 елның 16 апреле, җомга

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы беренче сыйныф укучыларын мәктәпкә кабул итүнең барышы буенча мониторинг үткәрде. Нәтиҗәдә, мәктәпләр хезмәт күрсәтә торган территорияләрдә укучылар яшәвенә бәйле шактый генә җитешсезлекләр ачыкланды. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов сөйләде.

"Сер түгел, республикада күп санда мәктәп укучылары эләгергә теләгән белем бирү учреждениеләре бар, ә урыннар аз. Шуңа күрә, мәктәпкә кабул итү процессы вакытында, территориаль беркетелеш принцибы кулланыла, ягъни мәктәпләргә күрше-тирә йортларда яшәүче балалар кабул ителә. Әмма шундый очраклар була, ата-аналар законнарны урап узу ысулын  куллана, баласын вакытлыча күрше-тирәдә урнашкан йортка теркәтә һәм баланы шул мәктәпкә кертә. Ә чыннан да мохтаҗлар урын ала алмыйлар. Шулай ук ялган теркәлү буларак квалификацияләнә ала торган фактлар да ачыкланды. Мәсәлән, бер фатирда 5-6 сыйныфташлар теркәлгән ", - диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул искәрткәнчә, законнарда фиктив прописка һәм "резин" фатирлар өчен җаваплылык каралган, хокук саклау органнары мондый үәлләрне аерым контрольдә тота.

"Агымдагы елдан беренче сыйныфка кабул итү тәртибе үзгәртелде, хәзер беркетелгән территориядә яшәүче балалардан тыш, аларның абыйлары һәм сеңелләре исәпкә алынганда өстенлекләргә ия булачак", - дип йомгаклады Рәмис Мөҗипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International