Бүген Татарстан башкаласында балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләр арасында футбол буенча «Киләчәк сиңа бәйле» дип аталган ачык Бөтенроссия ярышларының төбәк этабы тәмамлана. Идел буе округының җиде төбәгеннән килгән яшь спортчылар ике яшь категориясендә ярышалар: 13-14 һәм 15-16 яшь.
Турнирда Казанны Н.А. Галләмов исемендәге РСОШ һәм Әлмәт балалар йорты тәрбияләнүчеләре тәкъдим итә. Ярышлар «Искәндәр» футбол-регби манежында уза. Төбәк туры нәтиҗәләре буенча иң яхшы җыелма командалар Сочига финалга китәчәк, ә ике яшь категориясендә җиңүчеләр өчен төп бүләк булып дөньядагы әйдәп баручы клубларның берсенең футбол академиясендә уку мөмкинлеге булачак.