П.А. Столыпин исемендәге икътисад һәм финанс өлкәсендә XVII Халыкара премиягә гаризалар кабул итү башланды

2021 елның 16 апреле, җомга

П.А. Столыпин исемендәге икътисад һәм финанс өлкәсендә XVII Халыкара премиягә гаризалар кабул итү башланды. Столыпин исемендәге премия (2015 елга кадәр —  "Банк эше" премиясе) 2004 елда РСПП банклар һәм банк эшчәнлеге комиссиясе, Россия төбәкләре банклар ассоциациясе, Россия банклары ассоциациясе ярдәмендә "Банк эше" журналы тарафыннан гамәлгә куелган. Ел саен премия лауреатлары булып Россия һәм БДБ илләрендә 180 предприятие һәм оешма тора.

Премиянең миссиясе Россиядә структур реформалар үткәрүгә, БДБ һәм ЕАЭС илләре белән бердәм базар формалаштыруга, нәтиҗәле җитештерүләргә инвестицияләр күләмен арттыруга, алдынгы технологияләр кертүгә; иң яхшы җитештерү һәм икътисадый тәҗрибәләрне ачыклауга; базар лидерлары институтын формалаштыруга; компанияләр топ-менеджменты статусын күтәрүгә ярдәм итүдән гыйбарәт.

Пандемия һәм дөньякүләм икътисадый кризис Россия икътисадына җитди йогынты ясады. Пандемиядән соң актив финанс-икътисадый эшчәнлекне торгызу чорында тотрыклы, ышанычлы предприятиеләрне, компанияләрне һәм банкларны бүләкләү беркайчан да булмаганча актуальләшә. Финанс һәм финанс булмаган предприятиеләр җитәкчелегенең үлчәү сәясәте, югары профессионализм, яңа мәгълүмати технологияләр кертү, күрсәтелгән финанс хезмәтләре сыйфатын яхшырту, инвестиция эшчәнлеге – илнең икътисадый бәйсезлеге һәм уңышлы үсеше нигезе.

Быел бүләкләү тантанасы гибрид форматында узачак: оффлайн һәм онлайн рәвештә. Бүгенге шартларда бу формат иң оптималь генә түгел, ә иң куркынычсыз вариант та булып күренә, шулай ук аудиторияне күп тапкырлар арттырырга мөмкинлек бирә.

П.А. Столыпин исемендәге икътисад һәм финанс өлкәсендә «Банк эше» журналының XVII Юбилей Халыкара премиясе  ВАКЫТ БЕЗНЕ САЙЛАДЫ! девизы астында уза!

2021 елгы номинацияләр:

–        Икътисадны торгызу чорында кече һәм урта бизнеска ярдәм иткән өчен.

–        Инвестицияләр базарын үстерүгә керткән өлеше өчен.

–        Яшьләр: мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен иң яхшы тәкъдимнәр. Махсус бүләк: банкларның, предприятиеләрнең, компанияләрнең юбилейлары уңаеннан истәлекле медаль.

2021 елның нигез номинацияләре:

–        алдынгы технологияләрне эшләү/гамәлгә кертү өчен;

–        елның инфраструктура проекты;

–        төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге; 

–        төбәкара мөнәсәбәтләрне үстерүгә керткән өлеше өчен; 

–        югары сыйфатлы хезмәт күрсәтүләре/продукцияләре өчен; 

–        тармак үсешенә зур өлеш керткән өчен; 

–        атаклы җитештерү казанышлары өчен; 

–        иң яхшы төбәк предприятиесе; 

–        эшкәртүгә, гамәлгә ашыруга керткән өлеше өчен:

энергияне сак тоту проектлары,

экологик проектлар,

–        иң яхшы төбәк банкы;

–        динамик үсеш алучы предприятие;

–        сәнәгать объектларына инвестицияләр өчен; 

–        интеллектуаль ресурсларны нәтиҗәле үстергән өчен; 

–        югары җитештерүчән эш урыннары булдырган өчен; 

–        Ел стартабы.

«Социаль җаваплы бизнес» категориясендәге номинацияләр:

"Илнең киләчәге!" – балалар һәм яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән проектлар, программалар һәм инициативалар, шул исәптән юнәлешләр буенча:

–        балалар һәм яшьләр арасында финанс белемен күтәрү;

–        мәгариф проектларын булдыру һәм/яисә финанс ярдәме; 

–        балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү өлкәсендәге проектларга ярдәм итү; 

–        яшьләр аудиториясе өчен махсус программалар булдыру.

«Ачык дөнья» –  сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән программаларга, инициативаларга һәм проектларга ярдәм итү ул. Премиянең дәгъвачысы үз инициативасы белән дә, дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар, юридик һәм физик затлар тәкъдиме буенча да булырга мөмкин.

Гаризаны түбәндәге электрон почта аша җибәрә аласыз:

 reclama@tpnews.ru яисә pr2@tpnews.ru.

Гаризалар 2021 елның 15 июненә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International