Иннополис университеты Россиянең топ-20 инженер-техник вузы исемлегенә керде

2021 елның 16 апреле, җомга

RAEX Россия рейтинг агентлыгы өч критерий буенча 209 югары уку йортын бәяләде. Болар — сыйфатлы белем алу өчен шартлар, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге дәрәҗәсе һәм эш бирүчеләрнең вузны тәмамлаучыларга ихтыяҗы дәрәҗәсе. Беренче күрсәткеч буенча Россия ИТ-вузы 8 нче урынны яулады, өч күрсәткеч буенча — 16 нчы урында.

Рейтингны төзүчеләр энергетика, төзелеш, авиатөзелеш, робототехника, җиңел сәнәгать юнәлешләре буенча кадрлар әзерли торган университетларны бәяләделәр. 209 вуздан рейтингның ахыргы исемлегенә Россиянең барлык федераль округларыннан 70 вуз керде.

Евгений Бобров, Иннополис университеты проректор, академик сәясәт һәм мәгариф эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы: «Безнең белән топ-исемлектә янәшә — Томск дәүләт университеты һәм Мәскәү энергетика институты, ягъни инде шактый тарихлары булган вузлар. Иннополис университеты рейтингта "технарьлар" әзерләү өлкәсендә бай бэкграундлы төбәк саналган Татарстан Республикасының башка югары уку йортларыннан югарырак булды. Без яшь вузларның берсе саналабыз, шуңа күрә безнең өчен  мондый  рейтингка эләгү — командабызның университет үсешенең дөрес стратегиясен сайлавын тану ул".

Рейтингның беренче юлын Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты, икенчесен — МФТИ, өченчесен «МИФИ» Милли тикшеренү атом-төш университеты алды.

RAEX ("Эксперт РА") — Россиядә 24 еллык тарихы булган иң эре рейтинг агентлыгы. Рейтинглар бирү, шулай ук тикшеренү-коммуникация эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Агентлыкның финанс исемлекләрен Россия Үзәк банкы, ВЭБ, Мәскәү биржасы, шулай ук конкурслар һәм тендерлар уздырганда йөзләгән компания һәм хакимият органнары куллана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International