7 апрельдән 14 апрельгә кадәр Уфада М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты базасында рус теле буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Рус теле буенча олимпиадада Татарстанннан 16 укучы катнашты.
Йомгаклау этабы 3 сәгать 55 минут дәвамында барды һәм индивидуаль ярышларның ике (язма) турларыннан торды.
Олимпиада йомгаклары буенча призлы урыннарны түбәндәгеләр алды:
– Лиля Фәйзиева, Казанның Совет районы чит телләрне тирәнтен өйрәнү буенча 84 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;
– Арслан Маннанов, Чаллының 26 нчы гимназиясенең 9 сыйныф укучысы;
– Елизавета Трунова, Чаллының 77нче гимназиясенең 10 сыйныф укучысы;
– Анастасия Руднева, Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 10 сыйныф укучысы;
– Полина Алимова, Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 10 сыйныф укучысы.
Татарстан командасын һәм аларның остазларын котлыйбыз һәм җиңүгә омтылыш һәм уңышка ышанган өчен рәхмәт белдерәбез!