Апас районының бер мәктәбендә шахмат зонасы барлыкка килде. Тантаналы ачылыш Дәвеш төп мәктәбендә узды.
Тантанада башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмова, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова, Дәвеш авыл җирлеге җитәкчесе Таһир Хөсәенов, район шахмат турнирларында җиңүче Наилә Галиуллина катнашты.
Кунаклар укучыларны тантаналы вакыйга белән котладылар һәм балаларга шахмат сәнгатендә яңа казанышлар теләделәр.
Шахмат зонасын булдыруда иганә ярдәмен Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Илшат Гафуров һәм Фәнил Баһаветдинов, шулай ук әлеге мәктәпне тәмамлаган Илнур Хәсәнов күрсәтте. Укучылар арасында шахмат турниры нәкъ менә шушы мәктәпне тәмамлаган, якташ бүләгенә үткәрелде. Җиңүчеләр кубоклар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды. Мәктәп директоры һәм укучылар кунакларга теләктәшлекләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.