«Эшкә хокук» федераль проекты кысаларында Казанның 7, 78, 161 һәм 4 мәктәпләре укучылары өчен һөнәри юнәлеш буенча экскурсияләр узды. Проект инициаторлары – Россиядә Ingka Centres компаниясе, МЕГА сәүдә үзәкләре идарәчесе, һәм "Перспектива" РООИ. Казандагы проектның партнеры – "Шәһәр мәгариф үзәге" өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе.
Карьера көненең өченче этабында 14-16 яшьлек мәктәп укучылары катнашты. Яшүсмерләр үзләрен фотосурәтләрдә, сәүдә һәм флористикада сынап карадылар. Бу экскурсия һөнәри әһәмияткә ия сыйфатларны үстерүгә һәм өлкән сыйныф укучыларында һөнәри компетентлыкны ачыклауга юнәлтелгән.
"Бу бик шәп, югары сыйныф укучыларының сайланган һөнәр мохитында үзнңне тою мөмкинлеге бар. Бигрәк тә балаларга һөнәрнең нечкәлекләрен аңларга стажлы һәм кирәкле күнекмәләре булган тәҗрибәле белгечләр ярдәм итүе шатландыра. Без мондый проектта катнашуга шат һәм киләчәктә инде абитуриентлар сыйфатында өлкән сыйныф укучыларын рәхәтләнеп каршы алачакбыз», – дип билгеләп үтте Казан сәүдә-икътисадый техникумы укытучысы Екатерина Саратова.
Һөнәри чирканчык алулы шундый экскурсияләр ярдәмендә балалар билгеле бер һөнәрләр белән яхшырак танышырга, үз эшләренең тәҗрибәле осталарыннан тәҗрибә алырга һәм шуның аркасында булачак һөнәрне дөрес сайларга мөмкин.
"Быел мин мәктәпне тәмамлыйм, шуңа күрә хәзер булачак һөнәр сайлау алдында торам. Мине һәрвакыт фотография җәлеп итте, ә бүген, профессиональ фотограф ролендә булганнан соң, мин тагын бер тапкыр әлеге юнәлештә үсәргә һәм белем алырга теләвемә инандым ", – дип тәэсирләре белән уртаклаша 4 нче мәктәп-интернат укучысы Кристина Соклакова.
Чара Россиядә Ingka Centres компаниясенең һәм «Перспектива» РООИның «Эшкә хокук» федераль социаль проекты кысасында узды. Проектның бурычы – инвалид яшүсмерләр өчен һөнәри потенциалны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен киңәйтү аша локаль бергәлекләргә ярдәм итү, шул исәптән укудан эшкә күчү программаларын эшләү һәм инвалид кешеләр арасындагы диалогка ярдәм итү.
Проект Екатеринбургны, Казанны, Мәскәү өлкәсен, Түбән Новгородны, Новосибирскны, Омскны, Самараны, Санкт-Петербургны, Уфаны, Ростов-на-Донуны һәм Адыгея Республикасын колачлый.