Минзәлә ятим балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәбендә 25 бала яши.
Укучыларны һөнәрне нигезле сайлауга әзерләү укыту һәм тәрбиянең мөһим бурычларыннан берсе булып тора, һөнәри юнәлеш буенча эш балаларны кызыксындырырлык итеп төзелергә, һөнәр сайлау мөмкинлеге тудырырга тиеш.
Укучыларда заманча, югары технологияле мебель җитештерү һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү турында күзаллаулар формалаштыру максатыннан Минзәлә интернат мәктәбен тәмамлаучы балалар өчен «Футукакидс» ҖЧҖ җиһаз фабрикасына экскурсия оештырылды.
ЛДСП цехы җитәкчесе М.А. Вахромов балаларны җиһаз җитештерү технологиясе, хезмәтне оештыру һәм заманча җиһазлар, станоклар эше белән таныштырды.
Балалар бик күп санда уңай хис-кичерешләр генә түгел, интернат-мәктәптән чыгарылыш буенча кирәк булачак белемнең бәяләп бетергесез нигезен дә алдылар.