Татарстанда укучыларны бөтенроссия олимпиадаларына әзерлек буенча укыту-күнекмә җыеннары дәвам итә

2021 елның 17 апреле, шимбә

15-23 апрельдә Республика олимпиада үзәге биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына әзерлек кысаларында биология буенча укыту-күнекмә җыеннары үткәрә.

Җыенга Түбән Кама, Мөслим, Мамадыш районнарыннан, Чаллыдан һәм Казаннан 16 укучы чакырылган. Биологиянең барлык бүлекләре буенча укучылар белән дәресләрне биология буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы жюри әгъзасы Никита Алкин, узган еллар бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесе Искәндәр Сабиров һәм Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты укытучылары үткәрә.

Биология буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Уфада 23-29 апрельдә узачак.

Егет-кызларыбызга  уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International