Россиянең мәгариф министрлыгы урта һөнәри белем бирү программаларының эчтәлеген һәм структурасын яңарту буенча эш алып бара

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Министрның беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Россиядә 3600 көллият һәм техникум исәпләнә, монда 3,5 миллионнан артык студент белем ала. 2016 елдан башлап барлык укыту юнәлешләрен тәмамлаучылар Ворлдскиллс стандартлары буенча имтихан тапшыра.

“СПО системасы хезмәт базары өчен белгечләр әзерләве сәбәпле, без укытуны гына түгел, ә эш бирүчеләрнең таләпләре нигезендә һәм аларның турыдан-туры катнашында әзерлек сыйфатын да бәяләргә тиеш. Күрсәтмә имтихан катнашучының хезмәт эшчәнлегенә әзерлеген күрергә мөмкинлек бирә, чөнки ул җитештерү эшчәнлегенә максималь якын булган шартларда уза”, - дип шәрехләде Дмитрий Глушко.

Ул имтиханның мондый форматы белем бирү сыйфатын объектив бәяләү мөмкинлеге бирә һәм үсеш нокталарын, махсус дисциплина өйрәтүче осталар өчен квалификация күтәрү мөмкинлекләрен ачыкларга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте.

Дмитрий Глушко шулай ук мәгариф оешмаларында төбәктә хезмәт базары таләпләре нигезендә студентлар өчен квалификацияләр спектры киңәйтеләчәк, дип ачыклык кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International