Казанда укучыларның әти-әниләренең мәктәп туклануына шикаятьләре саны ике тапкырга кимеде. Бу хакта Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов шәһәрнең “Мәктәп туклануы. Ата-ана контроле" дип исемләнгән ата-аналар җыелышында белдерде .
"Без шикаятьләр санын киметә һәм аларның асылын тамырдан үзгәртә алдык. Хәзер тәм сыйфатлары, азык температурасы һәм туклануны оештыру мәсьәләләре буенча сораулар аерым очракларда һәм мәктәпләрдә барлыкка килә», - диде нотыкчы.
Ул искә төшергәнчә, быелның 11 гыйнварыннан мәктәп укучыларының туклануына ата-аналар контроле буенча эш башланды. Көн саен мәктәп ашханәләрендә укучыларның әти-әниләре ризыкның сыйфатын бәяләү өчен кизү тордылар, алар шулай ук туклануны оештыруны контрольдә тоттылар.
Ризванов сүзләренчә, 2020 елның сентябрь-декабрь айларында мәгариф идарәсенә мәктәп туклануы мәсьәләләре буенча 54 мөрәҗәгать кергән булса, быелның гыйнвар-апрель айларында аларның саны ике тапкырга кимегән һәм 24не тәшкил иткән.
"Сорауларның эчтәлеге дә үзгәрде. Әгәр беренче уку яртыеллыгында күпчелек мөрәҗәгатьләр тәм сыйфатларына, азык-төлек температурасына һәм менюның төрлелегенә кагылса, ата-аналар контроле эшли башлаганнан бирле сораулар ачыклык кертү характерына ия булды, ташламалар һәм бәяләргә кагылды", - диде ул.
Идарә башлыгы хәбәр иткәнчә, өч ай эчендә мәктәп ашханәләрендә "азык-төлек блокларының эшен һәм ашамлыкларның сыйфатын шәхсән бәяләү белән кызыксынган" 8 меңнән артык ата-ана булган.
Ата-аналар өчен ризыкның сыйфатын бәяләүнең һәм туклануны оештыруның бердәм критерийлары әзерләнде. Ашханәләргә барып, алар азык-төлек блоклары эшен бәяләүнең берничә төп параметры булган чек-битләрне тутырганнар.
"Казан мәгариф идарәсенә әти-әниләрдән көтелгән санның 80%ы тирәсе онлайн-фикер килде, 20% бәяләмәне без оештыру җитешсезлекләре һәм кеше факторы аркасында ала алмадык. Ягъни ата-аналар журналда язма калдырганнар, ләкин электрон рәвештә кертмәгәннәр. Безнең бурыч — электрон чек-битләрне 100 процентка җиткерү», - дип билгеләп үтте нотыкчы.
Ризванов ассызыклаганча, тулаем алганда, ата-аналар контроле үзен кире элемтәнең нәтиҗәле чарасы буларак күрсәтте.
"Мондый контроль нәтиҗәләре буенча туклануга зарланган күп кенә ата-аналар, балалар сүзләренә генә таянып, еш кына бу мәсьәләнең субъектив зәвыклар гына булуын күрделәр. Бөтен мәктәпләр буенча мәгълүматларның өченче чирек өлеше буенча тулы кисемне алганнан соң, без начар мәктәп туклануы турындагы сөйләшүләрнең нык күпертелгән булуын күрдек. Әлбәттә, шикаятьләр чыннан да теркәлгән ашханәләр дә бар, әмма бу локаль һәм хәл ителә торган мәсьәләләр ", - дип билгеләде ул.
Казан мәгариф идарәсе башлыгы белдергәнчә, ата-аналар контроле үз эшен дәвам итәчәк. "Тәҗрибәне исәпкә алып, үзгәрешләр кертәчәкбез", - дип йомгаклады ул.