Яңа тематик атна медицина фәненә һәм кеше анатомиясенә багышланган. Мәктәп укучылары сәламәт яшәү рәвеше нигезләре һәм дөрес туклану серләре турында белә алачак, беренче медицина ярдәмен күрсәтү кагыйдәләре белән танышачак, шулай ук аларга яман шешне профилактикалау һәм иртә диагностикалау ысуллары турында сөйләячәкләр.
Атнаның партнеры сыйфатында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты чыгыш ясаячак. 19 апрель көнне старт "Медицинада киләчәк һөнәрләре" онлайн-лекториясе бирәчәк. Конкурста катнашучылар чара барышында перспективалы медицина һөнәрләре турында белә алачак.
21 апрельдә «Алтын сәгать: Беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?» онлайн-лекториясе була. Аны Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгының беренче ярдәм буенча штаттан тыш баш белгече Леонид Дежурный үткәрәчәк, ул әйләнә-тирәдәге кешеләр арасыннан инсультны һәм инфарктны ничек танып белергә, шулай ук балаларны беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре белән таныштырачак.
23 апрель көнне Россия сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-диетологы, РФА академигы Виктор Тутельян укучыларга сәламәт туклану кагыйдәләре турында сөйләячәк.
24 апрельдә «Игелекле шимбә» акциясе узачак. Аның кысаларында мәктәп укучылары йорт яны территорияләрен, ишегалларын яшелләндерүдә һәм үз шәһәрләрендә һәм бистәләрендә агачлар утыртуда катнаша алачак.
Белешмә
“Зур тәнәфес” конкурсы гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучылары һәм көллият студентлары өчен үткәрелә. Конкурсның яңа сезоны 2021 елның 26 мартында башланып китте. Конкурста катнашуга гаризаны bolshayaperemena.online платформасында бирергә мөмкин, 5-7 нче сыйныф укучылары өчен теркәү 20 майга кадәр ачык, 8-10 нчы сыйныф укучылары һәм СПО студентлары өчен – 2021 елның 15 июненә кадәр. Конкурс «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. «Зур тәнәфес» конкурсын «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО һәм «Роспатриотцентр» ФДБУ оештыралар. Конкурсны оештыручылар арасында шулай ук Россия мәктәп укучылары хәрәкәте дә бар.
«Зур тәнәфес» Россия мәгариф министрлыгы, Россия фән һәм югары белем министрлыгы һәм Росмолодёжи ярдәмендә уза. Конкурс партерлары – Саклык банкы, Mail.ru Group, «Милли приоритетлар» АКБО, «Юнармия» Бөтенроссия балалар-яшьләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте.