Мәктәпләрне тәмамлаучылар бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша колледжга яки техникумга документлар бирә алачак.
Мәгариф министрлыгының тиешле боерыгы басылып чыкты: ул 2021 елның 1 сентябрендә үз көченә керә һәм 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә була.
Документ нигезендә, урта һөнәри белем бирү программалары буенча укырга документлар "Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы" федераль дәүләт мәгълүмат системасы функционалыннан файдаланып булачак.