Балаларны гаиләләргә урнаштыруга ярдәм итү үзәкләре белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары оештырылды

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

 

12 апрельдән 16 апрельгә кадәр Казан, Чаллы, Бөгелмә шәһәрләрендә “Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру, тәрбиягә бала алырга теләүче гражданнарга психологик-педагогик һәм консультатив ярдәм күрсәтүне оештыруның заманча технологияләре” дигән темага квалификация күтәрү курслары узды.

Укыту Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында – педагогика, психология һәм андрология кафедрасында оештырылды.
Квалификация күтәрү Татарстанда тәрбиягә бала алган ата-аналарны әзерләү белән шөгыльләнүче белгечләрнең һөнәри эшчәнлеген камилләштерү максатыннан үткәрелде.
Әти-әнисез калган балаларны тәрбияләү – хәзерге заман социумы кысаларында иң кискен проблемаларның берсе. Әти-әнине алыштырган гаилә – ул балаларның  ятимлек проблемасын  гаиләгә урнаштыру юлы аша чишү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International