Әлмәтнең Урсалы микрорайонында яңа балалар бакчасы төзиячәкләр. Бүгенге көндә бу торак пунктта бер генә мәктәпкәчә учреждение дә юк. Объектны төзү "Демография" илкүләм проекты буенча үткәреләчәк.
Финанслау суммасы 160 млн сум тәшкил итә.
Балалар бакчасы 140 балага исәпләнгән. Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләре башланган.
Әлмәт районында шулай ук өч балалар бакчасы төзекләндереләчәк. Төзүчеләр барлык объектларны уку елы башына тапшырырга планлаштыралар. Татарстанда «Демография», «Мәгариф» һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында социаль объектлар төзү дәвам итә.
Быел республиканың төрле районнарында 3100 урынлык 16 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Аларның 13ен "Демография" илкүләм проекты буенча торгызалар. Әлмәттәге балалар бакчасыннан тыш, Казанда биш яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзеләчәк, өчесе — Чаллыда, икесе — Питрәч районында һәм берәр балалар бакчасы Татарстанның Лаеш һәм Биектау районнарында төзү планлаштырыла.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча Татарстан башкаласында 710 урынга исәпләнгән өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзеләчәк.
"Демография", "Мәгариф" һәм "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектлары Россия президенты Владимир Путин тарафыннан 2019 елда тәкъдим ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2010 елдан 2019 елга кадәр чорда 37,6 мең урынлык 239 яңа балалар бакчасы барлыкка килде.