"Җиңү хаты" проектына мәктәп укучылары һәм студентлар кушылырга мөмкин

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы укучыларны һәм студентларны "Җиңү хаты" акциясендә катнашырга чакыра.

Ветераннарны котлауны һәм аларга рәхмәт сүзләрен Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең барлык халкы да яза ала. Моның өчен социаль челтәрләрдә #ПисьмоПобеды хештегы белән хат урнаштырырга яки аны pismo@vsezapobedu.com. проектының электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Барлык хатлар модерация узачак, аннары махсус бланкларда бастырылачак һәм ветераннарга Җиңү волонтерлары тарафыннан тапшырылачак. Акция 2021 ел дәвамында дәвам итәчәк: проект сайтында 100 ел тула торган ветераннарның фотосурәтләре төшерелгән баннерлар пәйда булачак һәм аларга шәхси котлаулар җибәрергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International