"Сириус"та "Киләчәк укытучысы. Студентлар" конкурсының финалы башланды

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

"Без беләбез, безнең финалистлар – педагогик осталык күген бизәячәк “йолдызлык” ул. Иң мөһиме, сезнең һәркайсыгызның үз укучыларының яңа талантларын ачарга уникаль мөмкинлеге бар”, - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Россия мәгариф министрлыгының Педагогик хезмәткәрләрне әзерләү, һөнәри үстерү һәм социаль тәэмин итү департаменты директоры Андрей Милёхин.

Конкурс сынаулары дүрт көн дәвамында – 20-23 апрельдә узачак.

Финалистларга берничә блокка бүленгән төрле биремнәрне үтәргә туры киләчәк. Беренчесе – ул психологик-педагогик компетенцияләрне һәм һөнәри күнекмәләрне комплекслы бәяләү. Башкарылган биремнәр нәтиҗәләре буенча һәр катнашучының шәхси рейтингы формалаштырылачак. Икенче блок – тәрбия чарасын проектлауны һәм төбәк мәктәпләре өчен карарлар эшләүне, өченчесе – "Киләчәк мәктәбе" стратегик уенын үз эченә ала.

Студентлар өчен педагогик остаханәләр, мәдәни-белем бирү чаралары һәм спорт программасы оештырылачак. Чара кысаларында шулай ук Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы узачак.

Белешмә өчен

«Киләчәк укытучысы. Студентлар» конкурсы «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Конкурсның Оештыру комитетын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова җитәкли.

Конкурсның максаты – үз һөнәри эшчәнлекләрен мәгариф системасы белән бәйләргә планлаштырган студентларны, шул исәптән «педагог» икенче белгечлеген алырга җыенган  яисә студент педагогика отрядларында катнашучы өстәмә белем бирү системасында эшләүче теләсә нинди югары уку йорты студентларны табу, үстерү һәм аларга ярдәм итү.

Конкурста көндезге, көндезге-читтән торып, читтән торып белем алучы, 3 курстан  да түбән булмаган бакалавриат һәм белгечлек студентлары яки магистратура студентлары катнаша ала.

Конкурста катнашу бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International