14 апрельдән 20 апрельгә кадәр Кырым Республикасында «Артек» Халыкара балалар үзәге базасында әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Әдәбият буенча олимпиадада Татарстаннан 8 укучы катнашты.
Олимпиада «Артек» Халыкара үзәге мәктәбе базасында өч көн дәвамында узды. Йомгаклау этабы катнашучыларның индивидуаль ярышларының өч турыннан торды: ике язма — һәркайсы 5 сәгать дәвамлылыгында һәм берсе телдән — 1,5 сәгать дәвамлылыгында.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча 8 катнашучыдан 7 укучы призлы урыннарны алды, алар:
– Елизавета Майданова, Казанның Вахитов районы инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 39 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы;
– Любовь Советова, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 33 нче гимназиясенең 9 сыйныф укучысы;
– Зөлфия Шәфигуллина, Казанның Мәскәү районы КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 9 сыйныф укучысы;
– Александра Печникова, Казанның Мәскәү районы Җ.А. Зайцева исемендәге 122 нче гимназиянең 10 сыйныф укучысы;
– Вера Верхотурова, Чаллы шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 11 сыйныф укучысы;
– Нурия Гайнетдинова, Казанның Яңа Савин районы А.В. Козин исемендәге 7 нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы;
– Элина Чинкина, Казанның Идел буе районындагы 19 нчы гимназиянең 11 сыйныф укучысы.
Татарстан командасын, аларның остазларын котлыйбыз һәм җиңүгә ихтыяр көче һәм уңышка ышанычы өчен рәхмәт белдерәбез!