Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының республика этабында җиңүчеләр билгеле булды

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

16-18 апрель көннәрендә Зәй районында 2020-2021 уку елы сезонында «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты финалы узды.

Уеннар спорт-сәламәтләндерү үзәгендә һәм Зәйнең 7 нче урта мәктәбендә үткәрелде. Ярышларның өлкән хөкемдары - Валерий Терентьев.

Ярышлар йомгаклары буенча түбәндәгеләр җиңүчеләр һәм призерлар булды:

Егетләр арасында:

1 урын – Казанның Идел буе районы;

2 урын – Казанның Вахитов районы;

3 урын – Зәй районы.

MVP (иң кыйммәтле уенчы) – Илнур Гаязов, Казанның Идел буе районы.

Кызлар арасында:

1 урын — Казанның Яңа Савин районы;

2 урын — Арча районы;

3 урын — Чаллы Автозавод районы.

MVP —  Ольга Турьянова, Чаллы шәһәренең Автозавод районы.

Җиңүчеләр Татарстанны Идел буе федераль округы чемпионаты финалында тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International