"Социаль навигатор" РФдә колледжлар буенча яңа тикшеренү тәкъдим итте

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

"Россия бүген" медиатөркеменең "Социаль навигаторы" ел саен яңартыла торган "Абитуриент Навигаторы: Россия көллиятләре-2021" ресурсын тәкъдим итте. Проект урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең (СПО) һәм белгечлекләрнең кайсылары аеруча популяр булуын ачыкларга ярдәм итәчәк, шулай ук абитуриентларга уку йортын сайлауда юнәлеш бирәчәк.

Быел проектта катнашучыларның географиясе һәм саны киңәйде: тикшеренүгә Россиянең 71 төбәгеннән 1 355 көллият һәм техникум керде, узган ел ресурска илнең 65 субъектыннан 1 176 предприятие кертелгән иде.

Билгеләп үтелгәнчә, бюджетка кайбер юнәлешләргә узган ел кебек үк тулаем отличникларны гына кабул иткәннәр. Түләүле кабул итүгә уртача балл бераз артты – 4,94 дән 4,98 гә кадәр.

«Икътисад һәм идарә», «Юриспруденция», «Мәгълүмат һәм исәпләү техникасы» юнәлешләре буенча керү өчен югары баллар таләп ителү тенденциясе саклана, дип төгәлләштерелә. Шулай ук югары урта баллар «Фармация», «Клиник медицина», «Җир өсте транспорты техникасы һәм технологияләре», «Мәгариф һәм педагогик фәннәр» юнәлешләре буенча да кирәк.

Моннан тыш, быел уку елында бюджетка иң югары конкурс әзерлекнең иҗади юнәлешләренә – 59 кеше ("Сәнгатьнең сынлы һәм гамәли төрләре”), узган елда – бер урынга 22 кеше ("Фармация"). Коммерциягә иң кыены "Гамәли геология, тау эше, нефть-газ эше һәм геодезия" юнәлешенә эләгү булган – бер урынга 24 кеше, узган ел абитуриентларда "Шәфкать туташы эше" өстенлек иткән – бер урынга 28 кеше.

Ел саен яңартыла торган Навигатор төбәк башкарма хакимият органнары, шулай ук урта һөнәри белем бирү учреждениеләре ярдәме белән "Россия бүген" медиатөркеменең "Социаль навигаторы" проекты экспертлары тарафыннан төзелә. Навигатор тикшеренү өчен укыту учреждениеләре биргән мәгълүматлар нигезендә формалаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International