13-15 апрельдән Казанда балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләр командалары арасында “Киләчәк синнән тора” дип исемләнгән футбол буенча XVI ачык Бөтенроссия ярышлары узды. Аларны оештыручы – «Бердәмлек» физик культура, спорт һәм сәламәтлек саклау фонды, «МегаФон» ГАҖ, Россия футбол берлеге, РФ спорт министрлыгы, РФ мәгариф министрлыгы.
Татарстан данын Идел буе федераль округында ярышларның 2 этабында Әлмәт балалар йорты командасына - ярышларның Республика этабы чемпионнарына кякларга туры килде. Команда куелган бурычны уңышлы үтәде һәм "Киләчәк синнән тора" ярышларында балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләр командалары арасында футбол буенча Идел буе федераль округында чемпион булды.
Команданы котлыйбыз һәм Сочида узачак футбол буенча Бөтенроссия ярышларында уңышлар телибез!