Путин һәр укучыга 10 мең сум күләмендә яңа түләү булачагын белдерде

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Мәктәп укучыларының ата-аналары 10 мең сум күләмендә яңа бер тапкыр бирелә торган түләү алачаклар. Акчалар быел сентябрьдә беренче тапкыр мәктәпкә баручы балаларның әти-әниләренә дә биреләчәк. Бу хакта Федераль Җыенга Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин сөйләде.
Ул ассызыклаганча, хезмәт базары һәм гражданнарның реаль керемнәре һичшиксез торгызылачак. Әмма бу хәл килеп чыкмаган арада, гражданнарга дәүләт тарафыннан өстәмә ярдәм кирәк.
«Шуңа күрә мәктәп яшендәге балалар үсә торган гаиләләргә тагын бер тапкыр бирелә торган түләү тәкъдим итәм. Ә ул нәкъ менә – барлык мәктәп укучыларына 10 мең сум», – дип мөрәҗәгать итте Путин юлламада катнашучыларга.
Ул шулай ук түләү булачак беренче сыйныф укучыларына да кагылачак, дип өстәде. "Түләүне август урталарында, ата-аналардан баланы мәктәпкә җыярга вакыт булсын өчен башкарачакбыз", – дип тәмамлады сүзен Россия дәүләте башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International