23 апрель көнне Өстәмә белем бирү һәм балаларны сәламәтләндерү федераль үзәге Бөтенроссия генетика дәресе уздырачак. Дәрес Россия мәгариф министрлыгы ярдәмендә узачак һәм 25 апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара ДНК көненә багышланачак. Анда 9-11 сыйныф укучылары һәм педагоглар катнаша алачак.
Дәресләр ике тема буенча узачак – "Генетика: тарих һәм киләчәк" һәм "Үсемлекләр генетикасы һәм азык-төлек куркынычсызлыгы". Дәресләр генетиканы өйрәнүгә һәм генетик технологияләр белән бәйле булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайлауга тотрыклы танып белү кызыксынуы булдыру өчен үткәрелә.